Туймазы хәбәрләре
+21 °С
Облачно
Новости
25 Июня 2018, 08:34

Җәй йөгерсәң, кышын тук булырсың

Район хуҗалыкларында мал азыгы әзерләүгә керештеләр

Район хуҗалыкларында мал азыгы әзерләүгә керештеләр
Чәчү эшләре тәмамлану белән Туймазы авыл хуҗалыгы эшчәннәренең яңа мәшәкатьләре барлыкка килде. Химия ысулы белән 22,5 мең гектар сабан ашлыгы уталган (планга карата 80,6%), корткычлар һәм авыруларга каршы препаратлар кертелгән, яфрак-кыякка сиптерү ысулы белән 1000 гектар сабан ашлыгы ашланган (1,3%).

Берьюлы химия ысулы белән шикәр чөгендере, уҗым ашлыгы эшкәртелә, мал азыгы әзерләнә. Әле 1,6 мең гектар берьеллык үлән (люцерна, кәҗә үләне) чабылган (15%), 200 мең тонна печән, 4 мең тонна сенаж әзерләнгән.


Читайте нас