Башкорт пәрәмәче – иң тәмлесе
Белгечләр Русиягә килгән сәяхәтчеләрдән илебездә тәмләп караган пәрәмәчләргә кагылышлы фикерен ачыклаган. Tvil.ru хезмәте мәгълүматлары буенча, Башкортстан алдынгылар исәбендә. Атап әйткәндә, халкыбызның вак бәлеше фикер ачыклауда катнашкан халыкның 20 процентының күңеленә хуш килгән. Беренче өчлеккә татарларның өчпочмагы һәм кырымнарның кибины да кергән.
Исемлектә дүртенче урынны Карелиянең “калитка”лары били, бишенче урында Тверьдә әзерләнгән гөмбәле “губник”, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы.