Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Ясно
Новости
19 Июня 2018, 08:52

Солдат өенә кайта

Кызылармияче җәсәден зурлап күчереп җирләячәкләр

Кызылармияче җәсәден зурлап күчереп җирләячәкләр
22 июньдә 12.00 сәгатьтә шәһәр зиратының ветераннар биләмәсендә Бөек Ватан сугышы яугире, Әгертамак авылында туган, 1942 елда Смоленск өлкәсендә һәлак булган Сәгъдәтгәрәй Бәхтигәрәй улы Шәфыйковның җәсәден тантаналы шартларда җир куенына тапшырачаклар.

Солдатның җәсәде, шәхси әйберләре, медальоны Смоленск өлкәсе Угран районында төбәк эзтабарларының язгы сәфәре вакытында табылган һәм Х.А. Солтанов ис. эзтабарлар отрядына тапшырылган.
Читайте нас