Фаҗига Өсән елгасы буенда булган
Якшәмбе, 26 майда, көндез Карамалы-Гобәйдә 10 яшьлек малай суга баткан. Ул атында (“тарзанка”) атынырга уйлаган, аннан егылып, Өсән елгасына очып төшкән. Каза урынына килгән коткаручылар баланың гәүдәсен таба алмаган.
Хөрмәтле туймазылылар, җәй җитте. Сулыкларда игътибарлы булыгыз, махсус тәгаенләнгән урыннарда гына коеныгыз, суга чуммагыз һәм ярдан ерак йөзмәгез. Суга исерек килеш кермәгез. Сезнең белән балаларыгыз ял итсә, алардан күз яздырмагыз, аларга суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатыгыз.