Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Облачно
Новости
24 Мая 2018, 08:17

Июньдә ничек ял итәбез?

Республика халкын озайлы ял көтә

Республика халкын озайлы ял көтә


12 июньдә Русия көнен һәм 15 июньдә Ураза бәйрәмен бәйрәм итү уңаеннан Башкортстанда озайлы яллар көтелә.

Русия көне сишәмбегә туры килә, шуңа күрә русиялеләрнең ялын өзмәс өчен Хөкүмәт шимбә, 9 июньдәге ял көнен дүшәмбе, 11 июньгә күчерергә карар итте. Шулай итеп, Русия көне уңаеннан өч көн – 10, 11 һәм 12 июньдә ял итәчәкбез.

Июньдә республика халкы Ураза бәйрәмен дә билгели, ул быел җомга, 15 июньгә туры килә. БР Хөкүмәте карарына ярашлы рәвештә, ул Башкортстанда эш көне булмаган бәйрәм көне дип игълан ителде. Шулай итеп, биш көнлек эш атнасында республикабыз халкы тагын өч көн рәттән – 15, 16 һәм 17 июньдә ял итә.

9 һәм 14 июньдә эш көне бер сәгатькә кыскара.
Читайте нас