Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Дождь
Новости
18 Мая 2018, 08:38

Сабан туенда яхшылардан яхшыларны бүләкләячәкләр

2 июньдә Җегетәк авылы буенда үтәчәк Сабан туе бәйрәмендә төрле бәйгеләргә йомгак ясалачак

2 июньдә Җегетәк авылы буенда үтәчәк Сабан туе бәйрәмендә төрле бәйгеләргә йомгак ясалачак
Спорт ярышлары, ат чабышы һәм концерт чыгышлары алдынгылары гына түгел, «Төзек район һәм шәһәр» барлау-бәйгесе җиңүчеләрен дә бүләкләү оештырылачак. Иң чиста һәм төзек авыл биләмәләре, торак үзәкләре, үрнәк ихаталар бүләкләнәчәк. Без иң булдыклы авыл биләмәсе старостасының һәм йорт комитеты рәисенең исемнәрен беләчәкбез; алдынгы шәхси ярдәмче хуҗалык ияләре белән танышачакбыз. Бәйгеләрдә катнашучылардан гаризалар район Хакимиятендә (Островский урамы, 34-110) 25 майга кадәр кабул ителәчәк.
Читайте нас