Фронтовиклар һәм тыл эшчәннәре диспансерлаштыру үтте
Җиңү көне алдыннан Туймазы хастаханәсе коллективы үзенең ветераннарын – сугыш яугирләрен, фронтовикларның тол хатыннарын, тыл эшчәннәрен тантаналы чарага дәште. Алар хөрмәтенә бәйрәм концерты тәкъдим ителде, чәй табыны оештырылды. Хастаханә шәһәрчеге биләмәсендә ветераннар катнашлыгында зәңгәрсу чыршылар утыртылды.
9 Май алдыннан районда һәм шәһәрдә яшәүче сугыш яугирләре, тыл эшчәннәре, блокадачылар диспансерлаштыру үтте. Тоташ медицина бригадалары (шул исәптән терапевтлар, тар белгечләр) аларны өйләренә барып һәм стационарда тикшерде, анда халыкның шушы катламы өчен тәгаенләнгән 30 урынлык 15 палата бар.
Бүген стационарда 9 ветеран дәвалана.