Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан районда мәдәни һәм спорт чаралары үтәчәк
9 майда тантаналар гадәттәгечә 10.30 сәгатьтә Хәсрәтле ана һәйкәленә чәчәкләр салудан башланачак. Хәсрәтле ана һәйкәленнән Батырлар сукмагына, аннары «Спартак» стадионына кадәр Үлемсез полк хәрәкәт итәчәк. 12.00 сәгатьтә стадионда театрлаштырылган концерт программасы булачак. Кыр кухнясы эшләячәк.
19.00 сәгатьтә стадионда яшьләр концерты үтәчәк, шәһәр паркында исә тантаналарны ветераннар өчен әзерләнгән җыр-биюле “Җиңү вальсы” кичәсе дәвам итәчәк.
• 10.00 сәгатьтә “Олим-пиец”та – волейбол буенча 1нче спорт мәктәбе беренчелеге.
• 14.00 сәгатьтә “Чемпион” бильярд клубында – ветераннар арасында бильярд ярышлары.
• 15.00 сәгатьтә Собханкулда – бильярд буенча яшьләр турниры.
• 10.00 сәгатьтә Собханкулда – ветераннар арасында бура спорты ярышлары.
• 10.00 сәгатьтә “Спартак” стадионында – футбол.
• 14.00 сәгатьтә “Спартак” стадионында – җиңел атлетика эстафетасы.
• 16.00 сәгатьтә Собханкулда – ветераннар арасында бильярд ярышлары.