Туймазы хәбәрләре
+25 °С
Облачно
Новости
26 Апреля 2018, 08:04

Старосталарның әһәмияте артачак

Владимир Путин төбәк үзидарәсе мәсьәләләрен җайга салучы законга үзгәрешләр кертте

Владимир Путин төбәк үзидарәсе мәсьәләләрен җайга салучы законга үзгәрешләр кертте


Шушы яңалыкларга ярашлы рәвештә, староста торак үзәге халкы җыены тәкъдиме нигезендә авыл халкы исәбеннән муниципалитет берләшмәсенең вәкаләтле оешмасы тарафыннан тәгаенләнә.

Закон тарафыннан старостаның дәрәҗәсе һәм вәкаләтләре билгеләнә. Атап әйткәндә, бу вазифага дәүләт, дәүләт гражданлык хезмәте, муниципалитет яки муниципалитет хезмәте вазифасы биләүче кеше тәгаенләнә алмый. Аның вәкаләтләре 2-5 ел тәшкил итәчәк. Староста төбәк әһәмиятендәге мәсьәләләрне хәл итүдә авыл халкы мәнфәгатьләрен яклаячак, халык белән аралашканнан соң төбәк үзидарәсе оешмаларына мөрәҗәгатьләр һәм тәкъдимнәр юллаячак, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы.
Читайте нас