Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Облачно
Новости
23 Апреля 2018, 07:41

Прививка ясату мәҗбүри

2018 елның 23-29 апрелендә Европа иммунлаштыру атнасы үтә

Кешелекне чәчәк, чума, дифтериядән коткарган вакциналау – байтак авыруларга каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы. Күмәк иммунлаштыру кешеләр арасында үлем һәм имгәнү очракларын киметә. Вакциналау үткәрмәсәң, инфекция янә баш калкытачак. Мәсәлән, кызамык – шактый хәвефле һәм тиз йогучы авыру. Авырудан һәм аңардан өзлегүдән соң дөньяда ел саен 165 мең кеше вафат була. Русиядә дә кызамык белән авыру очраклары ешайды. Мәсәлән, Туймазы районында былтыр һәм быел чирләүчеләр булмады, ике ел элек исә ике очрак теркәлде – инфекцияне илебезнең башка төбәкләреннән керттеләр.

1956 елдан соң туган кешеләр бер яшьлек вакытта яисә авыру кичергәннән соң эшләнгән прививка нәтиҗәсендә барлыкка килгән иммунитетын югалтты. Шуңа күрә 2014 елда, Милли профилактика прививкалары календаренә ярашлы рәвештә, бөтен өлкән кешеләрне кызамыкка каршы планлы вакциналау кертелде.

Кайбер ата-ананың балаларына прививка ясатудан баш тартуы нәтиҗәсендә авыру үсеш ала. Безнең районда баш тартучылар белән аңлату эше бара, әмма барысын да инандырып булмый.

Кызамыктан соң өзлегү шактый хәвефле. Пневмония, бронхит, отит, гепатит, синусит, күзләр зарарлану һәм сукыраю, пиелонефрит, колакка катылану һәм саңгыраулану, менингит – исемлек бик зур.

Наил ДӘҮЛӘТХАНОВ,

үзәк район хастаханәсенең табиб-эпидемиологы.

Читайте нас