Туймазы хәбәрләре
+27 °С
Облачно
Новости
23 Апреля 2018, 06:53

Эзтабарлар “Хәтер вахтасы”на китте

Экспедицияләрдә районнан 39 укучы һәм студент катнашачак

Экспедицияләрдә районнан 39 укучы һәм студент катнашачак
Һәлак булган Ватан сакчылары истәлеген мәңгеләштерүгә йөз тоткан Бөтенрусия ватанга тугрылык чарасында бу юлы өч төркем катнашачак. Беренче төркем җомга көнне Волгоград өлкәсенә 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе сугышкан төбәкләр буйлап китте. Әйткәндәй, Сталинград янында кимендә 10 мең Башкортстан кешесе һәлак булган һәм хәбәрсез югалган. Безнең эзтабарлар Мамай курганында тиешле язма белән хәтер тактасы урнаштыру тәкъдиме белән чыкты. Тәкъдим Русия һәм Башкортстан Хөкүмәтләрендә тикшерелде һәм расланды.

Дүшәмбе көнне янә ике төркем Ленинград өлкәсенең Кириш һәм Киров районнарына китәчәк. Анда Туймазы районыннан чыккан кимендә 400 кеше хәбәрсез югалган.
Читайте нас