Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Облачно
Новости
19 Апреля 2018, 08:02

Юл кичүендә ике фаҗига

Туймазыда ике нәни бала һәм бер пенсионер зыян күргән

Туймазыда ике нәни бала һәм бер пенсионер зыян күргән
– Дүшәмбе, 16 апрельдә, Островский урамындагы 55нче йорт янында “Форд Куга” автомобиленә идарә иткән 37 яшьлек шофёр җәяүлеләр кичүендә 5нче мәктәпнең 2нче сыйныф укучысын бәрдергән. Хәзер малай үзәк район хастаханәсендә.

Икенче каза “Яшьләр” төбәгендә теркәлгән. “Лада Гранта”га идарә иткән олы яшьтәге туймазылы бала бишеге белән юл аша җәяүлеләр кичүе буенча чыккан хатынны бәрдергән. Ханым һәм аның бер яшьлек оныгы хастаханәгә озатылган, – дип хәбәр итте ДЮХИИ бүлекчәсенең юл-хәрәкәт хәвефсезлегенә өндәү инспекторы Алсу Хәлиуллина.

Фотоларны безнең сәхифәгә кереп карагыз: www.tuvest. ru.
Читайте нас