“Диета” сүзен ишетү белән күпчелек иң беренче чиратта ач тору турында уйлый. Кызганычка, диета ярдәмендә ябыгырга карар иткән кешеләрнең күбесе чыннан да үзен ачлыкка дучар итә, сәламәтлеген, гүзәллеген, яхшы кәефен югалта.
Югыйсә, ач тормыйча, хәвефсез ысуллар ярдәмендә дә артык авырлыктан арынырга мөмкин. Моңа ирешү серләре турында медицина фәннәре кандидаты, гастроэнтеролог Лилия Мусина-Смирнова бәян итәчәк. Без аны чираттагы осталык дәресенә чакырдык. Ул шимбә, 21 апрельдә, 12.00 сәгатьтә гәзит редакциясенең җыелыш залында (Туймазы, Мичурин ур., 20б) үтәчәк. Ихата яклап керергә. Реклама.