2нче балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең “Девон” хоккей клубы командасы (2006 елгы үсмерләр) “Идел буе төбәкара хоккей-координация үзәге” беренчелегенең финал өлешендә икенче урын яулады. Өч өлеш йомгаклары буенча безнең спортчылар иң көчле “А” төркемендә уйнау мөмкинлегенә ия булды. Алар “Ак Барс” (Казан), “Нефтехимик” (Түбән Кама), “Ижсталь” (Ижау), “Лада” (Тольятти) командалары белән алышачак. “А” төркемендә уен киләсе чорда, октябрьдә башлана.