Туймазы хәбәрләре
+18 °С
Дождь
Новости
5 Апреля 2018, 07:32

Лотерея уеннары бала-чага өчен түгел

Лотерея һәм уен кәсебен җайга салу чаралары күрелә

Лотерея һәм уен кәсебен җайга салу чаралары күрелә


Быел 7 апрельдән Федерация законы балигъ булмаган кешеләргә лотерея билеты һәм квитанция сатуны тыйды, шул исәптән электрон төрдәгеләрен дә, шулай ук балигъ булмаганнардан ставкалар кабул итү һәм отыш түләү туктатыла.

– Комарлы уеннар – юньле иҗтимагый күренеш түгел. Дәүләтебезнең бурычы – аны күздә тоту, җәмгыятьтә шуңа бәйле тискәре күренешләрне киметү. Бу өлкәгә балалар җәлеп ителүгә һич тә юл куелырга тиеш түгел, – Башкортстан парламенты спикеры Константин Толкачёв бу яңалыкка карата үз фикерен белдерде.
Читайте нас