Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Облачно
Новости
5 Апреля 2018, 06:47

Хуҗалар янгынны сүндереп өлгергән

Үткән атнада районыбызда каралты-куралар янган

ткән атнада районыбызда каралты-куралар янган

– Сишәмбе, 27 мартта, Кәлшәле авылында бер сарай янган. Хуҗалар янгынны каравыл хезмәткәрләре килеп җиткәнче сүндерергә өлгергән. Бу казаның фаразланган сәбәбе – электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләре үтәлмәү.

Шимбә, 31 мартта, 131нче кварталдагы шәхси йортларның берсенең мунчасы янган. Фаразланган сәбәп – мич ягу кагыйдәләреннән тайпылу, – дип хәбәр итте Федерациянең БР 12нче янгын каравылы отряды начальнигы урынбасары Динар Шәяхмәтов.
Читайте нас