Индексация күләме 2,9% тәшкил итте
РФ Пенсия фонды Туймазы район һәм шәһәр идарәсе начальнигы Тәмиз Зәйнетдинов сүзләре буенча, 2018 елның 1 апреленнән дәүләт пенсия тәэминаты, шул исәптән җәмәгать пенсияләре 2,9 процентка артты.
Җәмәгать пенсияләрен индекслау белән беррәттән чакыру буенча хезмәттә булган хәрбиләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының, Бөек Ватан сугышы яугирләренең, радиация яисә техника казалары нәтиҗәсендә зыян күргән кешеләр һәм аларның гаилә әгъзаларының, очу-сынау составы хезмәткәрләренең дәүләт пенсияләре, шулай ук арту күләме җәмәгать пенсияләре артуга бәйле булган башка төрле түләүләр күләме дә күтәрелде.
Артканнан соң җәмәгать пенсиясе күләме уртача 9127 сум, инвалид-балалар һәм балачактан I төркем инвалидларга түләнгән җәмәгать пенсиясе күләме 14297,31 сум тәшкил итә.