Туймазы хәбәрләре
+30 °С
Облачно
Новости
4 Апреля 2018, 08:37

Республикада өлкән яшьтәгеләр өчен ышаныч телефоны эшли башлады

Түләүсез 8-800-250-57-64 номерына шалтыратып, республиканың өлкән яшьтәге кешеләре төрле ярдәм сорап мөрәҗәгать итә, үзен борчыган мәсьәләне сөйли, киңәш сорый, эчен бушата ала.

Түләүсез 8-800-250-57-64 номерына шалтыратып, рес-публиканың өлкән яшьтәге кешеләре төрле ярдәм (финанс ярдәменнән тыш) сорап мөрәҗәгать итә, үзен борчыган мәсьәләне сөйли, киңәш сорый, эчен бушата ала. Теләсә кайсы вакытта үзенә ярдәм итәчәкләрен аңлый, димәк.

Кыска гына вакыт эчендә ышаныч телефонына кимендә 200 мөрәҗәгать килгән. Асылда өлкәннәр җәмәгать-хезмәтләндерү мәсьәләләре буенча консультация бирүне үтенгән, төрле оешмаларның телефон номерларын сораган, яшь пенсионерлар эшкә урнашу турында сораулар биргән, дип хәбәр итә “Башинформ”.
Читайте нас