2 апрельдә хәрби хезмәткә язгы чакыру игълан ителде, ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк
Русия законнары буенча 18-27 яшьлекләр чикләнгән армия хезмәтен үтәргә бурычлы. Быел 108 туймазылы хезмәткә алыначак.
Хәзер чакыртылган төркем медицина тикшерүе һәм комиссия үтә. Сәламәтлек торышы буенча яраклылар һәм кичектерелү хокукына ия булмаган яшьләр чакыртылачак һәм хезмәт итү төбәкләренә озатылачак. Беренче чакырылыш РФ Кораллы көчләре сафына апрельдә китәчәк.