Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Болытлы
Новости
27 март 2018, 06:57

Португалия бронзасы

Безнең дзюдочы – Европа кубогы бүләкләнүчесе

Безнең дзюдочы – Европа кубогы бүләкләнүчесе
Португалиядә 21 яшькәчә кызлар һәм егетләр арасында дзюдо буенча Европа кубогы узды. Ярышларда дөньяның 25 иленнән 455 дзюдочы катнашты. 4 алтын, 1 көмеш һәм 3 бронза бүләккә ия булган Русия командасы беренче урын яулады. Команда уңышына якташыбыз Артур Камалов та үз өлешен кертте. Ул иң зур (кимендә 100 килограмм) авырлыктагы спортчылар арасында чыгыш ясады. Якташыбыз бүләк өчен Мозамбик, Испания һәм Италиядән килгән көндәшләре белән алышты һәм «бронза»га лаек булды.
Читайте нас