Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Облачно
Новости
23 Марта 2018, 08:19

Туймазы продукциясе биш алтын медаль яулаган

Районыбыз предприятиеләре Уфада «АгроКомплекс» күргәзмәсендә дәрәҗәле бүләкләргә лаек булган

Районыбыз предприятиеләре Уфада «АгроКомплекс» күргәзмәсендә дәрәҗәле бүләкләргә лаек булган
Республика башкаласына Русиядән, якын һәм ерак чит илләрдән кимендә 300 компания җыелган. Күргәзмә берничә бүлектән торган: авыл хуҗалыгы техникасы, үсемлекчелек, терлекчелек һәм ветеринария, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате, сөт-товар фермалары җиһазлары, инвестицияләр һәм лизинг.

Туймазы предприятиеләре дә үз продукциясен тәкъдим иткән: “Серафимовка” җәмгыяте һәм “Туймазы” агросәнәгать комплексының дүрт бүлекчәсе – “Золотой рог” ит комбинаты, “Рауш Биер”, “Бэкерай” җәмгыятьләре һәм “Кулинария” сәүдә-сәнәгать предприятиесе бу. Тәкъдим ителгән сыйфатлы продукция өчен барлык предприятиеләр дә алтын медальләр белән бүләкләнгән.


Читайте нас