Безнең район исеменнән “Рико” бию-спорт клубының дүрт тәрбияләнүчесе чыгыш ясады. Аделина Ласточкина белән Денис Рәхмәтуллин салмак вальс, квикстеп, самба һәм ча-ча-ча өчен дүрт икенче урынга лаек булды. Латин Америкасы һәм Европа программалары биюләре буенча Дарина Насыйбуллинада – бер беренче һәм бер икенче урын, Венера Шәрәфуллинада – ике беренче урын.