Туймазы хәбәрләре
+15 °С
Дождь
Новости
20 Марта 2018, 06:53

Рөстәм Хәмитов: “Халык Президент сайлаган юлны хуплады”

Төбәк Башлыгы узган сайлау йомгакларына карата фикерен белдерде

Төбәк Башлыгы узган сайлау йомгакларына карата фикерен белдерде
Башкортстан Башлыгы сүзләренә караганда, республикада сайлау оешкан төстә, тыныч, закон нигезендә үткән.

– Башкортстанда сайлау җәмгыятебезнең тупланганлыгын, гамәлдәге, хәзер исә илебезне киләсе алты елда җитәкләячәк Президентыбызны хуплавын күрсәтте, – дип ассызыклады Рөстәм Хәмитов. – Әлбәттә, Владимир Владимирович Путин өчен тавыш биргән 1 миллион 780 мең кеше яңа карарларга, алга баруның яңа ысулларына һәм ахыр чиктә икътисад үсешенә өмет итә.

Республика җитәкчесе Башкортстанда 2030 елга кадәр исәпләнгән иҗтимагый-икътисади үсеш стратегиясе әзерләнүен билгеләде.

– Киләчәккә үзебезнең финанс мөмкинлекләрдән чыгып та, иң мөһиме, Президент Мөрәҗәгатьнамәсендә һәм Башкортстан Республикасының 2030 елга кадәр исәпләнгән Стратегиясендә бәян ителгән максатларны тормышка ашыру күзлегеннән багабыз, – диде Хәмитов. – Без бу максатларга ирешәчәкбез. Башка юл юк. Безгә кул кушырып утырырга ярамый. Уңышлар, сайлауда югары нәтиҗәләр – җәмгыять, халык алдында җаваплылык кына ул. Президентның яңа көч, яңа кичерешләр белән илебез үсеше өчен һичшиксез байтак эшләр башкарачагына иманым камил.

“Башинформ” агентлыгы мәгълүматларыннан.
Читайте нас