Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Облачно
Новости
19 Марта 2018, 08:12

Пенсионерлар... укырга бара

Аларга яңа фәннәр үзләштерү мөмкинлеге тәкъдим ителә


Аларга яңа фәннәр үзләштерү мөмкинлеге тәкъдим ителә
Юридик колледжда шушы фәннәр буенча дәресләр башланды: компьютер белеме; гаилә психологиясе нигезләре; финанс, хокук белеме; инглиз теле.

Уку-белем эстәү хокукына Башкортстан Республикасында яшәүче пенсия яшендәге (хатын-кызлар – кимендә 55 яшь, ир-атлар – кимендә 60 яшь) бар кеше дә ия. Компьютер белеме курсын эшләмәүче пенсионерлар гына үтә ала.

Укыту төркеменә керү өчен өлкән яшьтәге кешеләрдән үрнәккә ярашлы гариза, паспорт, пенсия таныклыгы, СНИЛС, хезмәт кенәгәсе күчермәсе (компьютер белеменә укырга теләүчеләр өчен) таләп ителә.

Җентеклерәк мәгълүмат Республика халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү үзәге филиалында – Туймазы, Чапаев ур., 2/1, 111нче бүлмә. Белешү өчен телефон: 5-29-01.

Альмира ФӘТТАХОВА,

Республика халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү үзәге филиалы директоры.

Читайте нас