Туймазы хәбәрләре
+22 °С
Дождь
Новости
19 Марта 2018, 07:08

Нефтекамада – электробус, Туймазыда – яңа тагылма

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов “КамАЗ” җәмгыяте баш директоры Сергей Когогин белән очрашты.

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов “КамАЗ” җәмгыяте баш директоры Сергей Когогин белән очрашты.

Яклар автоконцернның Нефтекама һәм Туймазыда урнашкан бүлендек предприятиеләре үсеше, шулай ук инвестиция проектларын (шул исәптән – троллейбуслар, тагылма техника җитештерү тармагында) тормышка ашыру мәсьәләләрен тикшерде. “Туймазы бетон ташучы автмобильләр җиһазлау заводы” җәмгыятендә янгын сүндерү һәм бетон ташу машиналары җитештерелә. Әмма, Когогин сүзләре буенча, төзелеш базары шактый үзгәреш кичерде, һәм бетон катнаштыргычларга ихтыяҗ кимеде.

– Без сезнең белән күптәнге хезмәттәшләр. “КамАЗ” республикада – Нефтекама, Туймазыда урнашкан предприятиеләрдә күп эш башкара, – диде Рөстәм Хәмитов. – Продукция линейкасы киңәя, җитештерү күләме үсә, мәшгульлек арта, технология яңалыклары кертелә.

– Хәзер безнең төп бурыч – хезмәт җитештерүчәнлеген арытаба күтәрү, продукция җитештерү күләмен арттыру, сәнәгатьне диверсификацияләү, – дип билгеләде Сергей Когогин.

Нефтекама автозаводы һәм “КамАЗ” фән-техника үзәге тырышлыгы белән пассажирлар ташу тармагында яңа продукт – электробус эшләнде. Туймазы бетон ташучы автмобильләр җиһазлау заводында исә заманча тагылма техника чыгарырга әзерләнәләр. Бу Туймазыда сәнәгать күләмен өч-дүрт тапкыр арттыру мөмкинлеге бирәчәк.

Эмиль МУСИН.

Читайте нас