Шушы көннәрдә «Родина» мәдәният йортының «Сәфәр» бию коллективы Казаннан, I бөтенрусия «Бие, Казан!» балалар иҗаты фестиваленнән кайтты. Балалар «Казак биюе»н, «Башкорт курае» биюен башкарды һәм Төп бүләк яулады. Җитәкчесе һәм хореографы алмашынганнан соң «Сәфәр»нең беренче зур җиңүе бу. Былтыр сентябрьдә үрнәк хореография ансамбленә безгә Уфадан күчеп килгән ирле-хатынлы Ибраһимовлар җитәкчелек итә башлады.