Бөтендөнья допингка каршы көрәш агентлыгы (ВАДА) җитәкчеләре 2018 елның 1 апреленнән безнең илне үз биләмәләрендә халыкара ярышлар үткәрү мөмкинлегеннән мәхрүм иткән карар кабул итте. Шул ук вакытта шуңа басым ясала: биредә турнирлар үткәрүгә яңа гаризалар турында сүз бара – РФ өчен расланган ярышлар гамәлдән чыгарылмаячак. Әлегә экспертлар ВАДАның яңа төзәтмәләрен төрлечә аңлата, Русия бу карарны гамәлдән чыгарта алыр дигән өмет бар.
– Бу мәгълүмат әлегә расланмаган. Андый карар кабул ителү бик начар, әлбәттә, – диде район Хакимиятенең спорт бүлеге начальнигы Вячеслав Чернов, шушы хәбәрне бәяләп. – Спорт үсеше өчен зыянлы бу. 2019 елда Уфада үтәсе Халыкара балалар уеннары өчен борчылам. Анда яшь туймазылылар да катнашырга тиеш иде. Ләкин допинг – чын афәт, аңа каршы аяусыз көрәшергә кирәк.