Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Ясно
Новости
1 Марта 2018, 08:15

Халык хәвефсезлеге – игътибар үзәгендә

Районның террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышында шул хакта бәян иттеләр

Районның террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышында шул хакта бәян иттеләр


Район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов рәислегендә үткән утырыш Русия Президентын сайлауга әзерлек һәм аны үткәрү чорында хәвефсезлек тәэмин итү мәсьәләсенә багышланды.

Барлык авыл советлары башлыкларына җиһазларның, аеруча беренчел янгын сүндерү чаралары, шәхси хәвефсезлек чараларының төзеклегенә инану, анык үткәрү тәртибе тәэмин итү бурычы йөкләтелде. Сайлау участокларында кизү торырга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләрен, медицина хезмәткәрләрен, янгын сүндерүчеләрне җәлеп итү зарур. Бу хезмәтләрнең ихтимал гадәттән тыш хәлләр очрагында, мәсәлән, электр энергиясе сүнгәндә, уртак эшчәнлеген алдан шомартырга кирәк.

Шушы көннәрдә көч тармагы вәкилләре тавыш бирү урыннарын тикшерәчәк. Аларны металл эзләгечләр белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителә.

Террорчылыкка каршы көрәш программасы кысаларындагы эшчәнлеге турында Карат һәм Түбән Троицкий авыл советлары авыл биләмәләре башлыклары бәян итте.

Ләлә МУСИНА.

Читайте нас