Шимбә, 24 февральдә, көндезге сәгать 3ләр тирәсендә Кандра авылы янында “Дэо Нексия” автомобиленә идарә иткән 43 яшьлек уфалы, Самарадан Уфага хәрәкәт иткәндә, 49 яшьлек Чиләбе өлкәсе кешесе идарә иткән “Скания” автомашинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә 23, 55 һәм 49 яшьлек өч ир - “Дэо Нексия” пассажирлары вакыйга урынында һәлак була. Транспорт чаралары шофёрларына зыян булмаган.
Шул ук көнне кичке сәгать 11ләр тирәсендә М-5 “Урал” юлының 1310нчы километрында (Туймазы районы биләмәсе) Нефтекамадан 56 яшьлек ир, КамАЗ машинасында Уфадан Самарага китеп барганда, юлның хәрәкәт өлешендә транспорт чарасының урнашу кагыйдәсеннән тайпыла һәм Нижегородка өлкәсеннән 49 яшьлек ир идарә иткән Мерседес Бенц машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә соңгы машинаның ярымтагылмасы арттан килгән ВАЗ-2106га зыян сала. КамАЗ шофёры вакыйга урынында җәрәхәтләреннән һәлак була. Мерседес Бенц шоферын Туймазы үзәк район хастаханәсенә озаталар.ү