Туймазылылар Русия Президентына кандидат Владимир Путинның ышанычлы вәкиле белән очрашты
Чәршәмбе көнне “Родина” мәдәният йортында РФ Президентына кандидат Владимир Путинның ышанычлы вәкиле – “Салават Юлаев” хоккей клубы баш директоры Таһир Ибраһимов сайлаучылар белән очрашты.
Сәгать ярым дәвамында Таһир Әсхәт улы сайлаучылар сорауларына җавап бирде. Сораулар күп иде. Яшь әти-әниләр гаиләләргә ярдәм программаларын тормышка ашыру белән кызыксынды, бу аларга торак мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм итәчәк; авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре яшьләрне авылга җәлеп итү мәсьәләсен кузгатты; бер төркем спортчы “Туймазы-Арена” боз сараенда республика әһәмиятендәге спорт кластеры оештыру тәкъдиме белән чыкты.
Сайлаучылар төзекләндерү, хезмәт ветераннарының пен-сия тәэминаты, гипермаркет төзү өчен урман-парк төбәгендә агач киселү мәсьәләләре турында да бәян итте. Башкалар исәбендә халыкны “Салават Юлаев” командасының әзерлек дәрәҗәсе, җанатарларның аны Гагарин Кубогында күрә алу-алмавы да кызыксындырды.
Моннан тыш, районыбызны алдынгы иҗтимагый-икътисади үсеш биләмәсе итеп тану мәсьәләсе тикшерелде. Сәүдә эшчәнлеге башкарганда ташламалардан файдалануга дәгъва итү һәм районның икътисади хәл-торышын шактый яхшырту мөмкинлеге бирәчәк бу.
Таһир Әсхәт улы туймазылылар фикерен тыңлап, хәл ителәсе мәсьләләрнең Кандидатка иҗтимагый ярдәм күрсәтү штабына юлланачагын белдерде.
Президентлыкка башка кандидатларның ышанычлы вәкилләре әлегә Туймазыда сайлаучылар белән очрашулар үткәрмәде.