Илебез Президентын сайлау көнендә район биләмәсендә 83 сайлау участогы эшләячәк. Аларның һәркайсында, тавыш бирүдән тыш, төрле чаралар үтәчәк: концертлар, гаилә бәйгеләре, гамәли-бизәү сәнгате эшләнмәләре күргәзмә-ярминкәсе, фатир ремонтлау, спорт төрләре, аш-су әзерләү серләрен уртаклашу буенча осталык дәресләре...
Шунда ук кан басымын үлчәтергә, медицина хезмәткәрләреннән киңәш алырга мөмкин булачак. Медицина колледжы студентлары исә дәвалау физкультурасы дәресләре үткәрәчәк. Моннан тыш, 1нче гимназиядә, Туймазы 3, 4, 6, 7нче, Иске Туймазы һәм Собханкул мәктәпләре, “Родина” мәдәният йорты, юридик колледж, “УТС-Туймазыхиммаш”, “3нче төзелеш фирмасы” җәмгыяте һәм Балалар иҗат йортында, Кандра, Серафимовка, Николаевка, Первомай, Дуслык мәдәният йортларында, «ТуймазыАгрогриб» җәмгыяте бинасында муниципалитет-район Советы депутатлары кабул итәчәк.