Туймазы хәбәрләре
+26 °С
Облачно
Новости
19 Февраля 2018, 07:08

Үзенчәлекле дәреслек

Уфа мультимедиа-тарих паркы язгы каникул программасын әзерли

Уфа мультимедиа-тарих паркы язгы каникул программасын әзерли

Уфада ВДНХ-Экспо биләмәсендә “Русия – минем тарих” мультимедиа-тарих паркы эшли, аны илебез тарихы буенча “тере дәреслек” дип атыйлар. Дөньядагы Русия тарихын борынгыдан алып безнең көннәргә кадәр чагылдыручы бердәнбер мультимедиа комплексы бу.

Март ахырында каникул вакытында анда археология күргәзмәсе эшләячәк, фильм һәм җансурәтләр күрсәтеләчәк, осталык дәресләре үткәреләчәк. Паркка сәяхәт балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә мавыктыргыч булачак. Җәмәгать рекламасы.
Читайте нас