Туймазы хәбәрләре
+15 °С
Дождь
Новости
15 Февраля 2018, 06:51

Февральдә һәм мартта ничек ял итәбез?

Бәйрәм алды көннәре бер сәгатькә кыскара.

РФ Хезмәт кодексының 112нче маддәсенә ярашлы рәвештә, 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне, 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – эш көне булмаган бәйрәм көннәре. РФ Хөкүмәтенең «2018 елда ял көннәрен күчерү турында»гы карарына ярашлы рәвештә, шимбә, 6 гыйнварга туры килгән ял көне җомга, 9 мартка күчерелгән.

Шулай итеп, 23, 24, 25 февральдә һәм 8, 9, 10, 11 мартта ял итәчәкбез. Бәйрәм алды көннәре – пәнҗешәмбе, 22 февраль һәм чәршәмбе, 7 март – бер сәгатькә кыскара.
Читайте нас