Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Ясно
Новости
6 Февраля 2018, 07:10

Мәскәүдәге кар республикабызга килеп җитмәячәк

Урта диңгез циклоны Мәскәүдә яуган мул кар Русиянең төньягына күчәчәк.

«Башгидромет» шундый нәтиҗә ясады

Башкортстан гидрометеорология һәм тирә-як мохит-мониторинг идарәсе хәбәр итә: Урта диңгез циклоны, нәтиҗәдә Мәскәүдә яуган мул кар Русиянең төньягына күчәчәк. Бу атнада республикабыз биләмәсендә кайбер төбәкләрдә бераз кар төшәчәк, җәяүле буран күзгә ташланачак. Бер секундта 17 метрга кадәр көчәячәк җил 6 февраль төненнән соң басылачак. 6-8 февральдә акрынлап төнлә 6-13, көндез 3-8 градускача суытачак.
Читайте нас