Эш көннәрендә 14.30-17.00 сәгатьтә юридик колледжда (Яшьләр төбәге, 14, телефон: 5-78-37) мохтаҗ кешеләр өчен юридик мәсьәләләр буенча җәмәгать кабул итү бүлмәсе эшли. Укытучылар карамагында өлкән курс укучылары халыкка хокук мәсьәләләре буенча түләүсез консультация үткәрәчәк, гариза, дәгъва һәм хокук төрендәге башка документларны тутырырга ярдәм итәчәк.