– Шушы ел башыннан районыбызда теркәлгән янгыннар саны арткан. Былтыр гыйнварда 4 янгын очрагы теркәлсә, быел – 6. Каралты-кураларга, торак йортка, транспортка зыян килгән. Янгыннарның сәбәбе – тәмәке тартканда хәвефсезлек кагыйдәләре үтәлмәү, электр җиһазларыннан һәм мичләрдән дөрес файдаланмау, транспорт чаралары үзәкләре һәм җайланмаларындагы кимчелекләр. Бер очракта ут төртелгәнлеге ачыкланган.
Ут белән саксыз эш итү сәбәпле, тәгаен яшәү урыны буенча теркәлмәгән 41 яшьлек ир зыян күргән. Җылынырга теләп, ул Салават Юлаев урамындагы шәхси йортларның берсе янында чүп-чардан учак яга, нәтиҗәдә I һәм II дәрәҗәдә пешеп, район хастаханәсенә эләгә, – дип хәбәр итте Федерациянең БРдагы Янгын каравылы хезмәте 12нче отряды начальнигы урынбасары Динар Шәяхмәтов.