Туймазы хәбәрләре
+21 °С
Ясно
Новости
26 Января 2018, 12:37

Әкият иленә ишек ачык

Тарих-туган як музеенда кунакта – кимендә 100 курчак

Тарих-туган як музеенда кунакта – кимендә 100 курчак

“Мирас” хәйрия фонды чираттагы тапкыр Туймазыга Удмуртиядә, Архангель өлкәсе, Мәскәү, Тула, Уфа, Нефтекамада яшәгән кул эшләре осталары тарафыннан иҗат ителгән искиткеч курчаклар җыелмасы алып килгән. Русия халыклары әкиятләренә нигезләнгән “Гасырлар төпкеленнән” күргәзмәсе тарих-туган як музеенда февраль ахырына кадәр эшләячәк.

Балаларыгызны сөенде-регез! “Казлар-аккошлар” әкиятендәге Мичне, Шүрәлене, Чуртан белән Емеляны, башкорт һәм рус сылуларын, мөлаем мәчеләрне һәм башка җәнлекләрне алар да күреп кинәнсен. Төрле үлчәмдәге йөздән артык уенчык бу...

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән якташыбыз Гүзәл Латый-пованың күргәзмәсе дә гыйнвар ахырына кадәр эшләячәк, ул алмазлы, әвернәләп, сәйләнләп чигү белән мавыга. Картиналары бик матур – “Өч баһадир”, “Җайдак кыз”, “Тавис кошы”, “Чәй эчәбез бал белән...”, “Кыш”... Остага ихтыяр көче, өмет, көч-кодрәт, илһам чишмәсе саекмавын телик. Аның яңа эшләрен көтеп калабыз.
Читайте нас