Туймазыда җәячеләр осталык дәресе үткәрәчәк
Киләсе атнада, 29 гыйнварда, коммерцияләшмәгән мөстәкыйль «Мәргән укчы» атлы укчылар һәм борынгы җәядән ук ату йоласын үстерү оешмасы директоры Юлай Гайнетдинов Туймазыда ук ату буенча осталык дәресе үткәрәчәк. Анда теләгән һәркем катнаша алачак.
Уфада ике ел эшләгән коммерцияләшмәгән оешма башкортларның борынгы сугыш сәнгатен искә төшерергә ярдәм итә. Борынгы ук атуны тергезү белән бергә бу оешма яшь буынны ватанга тугрылык-хәрби йолалар рухында тәрбияләү, башкорт яугирләре катнашуны раслаган хәрби-тарихи вакыйгаларны чагылдыру белән шөгыльләнә.
Җентеклерәк белешү өчен телефон: 8-927-307-11-31.