Туймазы хәбәрләре
+24 °С
Облачно
Новости
23 Января 2018, 08:32

БДИ тапшырырга теләүчеләрдән гариза 1 февральгә кадәр кабул ителә

Шул документтан башка имтиханнарга кертмәячәкләр

Шул документтан башка имтиханнарга кертмәячәкләр
Бердәм дәүләт имтиханында катнашу өчен 11нче сыйныф укучыларыннан – гариза тапшыру, шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирү һәм шәхес таныклыгын раслаган документларын, СНИЛС; мәктәпне элекке елларда тәмамлаган кешеләрдән – белем турындагы документның төп нөсхәсен; колледж укучыларыннан гомуми урта белем бирү программасы үзләштерелү яки аны үзләштерү агымдагы елда төгәлләнү турында мәгариф оешмасы белешмәсен дә күрсәтү таләп ителә.
11нче сыйныфлар гаризаларны үз мәктәбендә яза. Калганнар мәгариф идарәсенә (район Хакимияте бинасы, адресы: Туймазы шәһәре, Октябрь мәйданы, 1-4нче бүлмә) мөрәҗәгать итәргә тиеш. Телефон: 5-17-69.
Читайте нас