Туймазы хәбәрләре
+11 °С
Дождь
Новости
22 Января 2018, 07:57

Көчләп тагылган тәкъдим

Шәһәр халкына ишекләрен күмәкләп алмаштырырга тәкъдим итәләр

Шәһәр халкына ишекләрен күмәкләп алмаштырырга тәкъдим итәләр

Туймазылыларның почта тартмаларына кемдер «Идарәче торак компаниясе» исеменнән фатир эчендәге һәм тышкы ишекләрне күмәк алмаштырырга тәкъдим иткән искәрмә-кәгазьләр салып чыккан. Кешеләр идарәче компаниягә һәм гәзиткә мөрәҗәгать итә башлады.

Юридик бүлек җитәкчесе Ирина Гафарова сүзләренә караганда, бу компаниянең ул искәрмә-кәгазьләргә бер мөнәсәбәте дә юк.

– Безнең компания фатир-ларның эчендә дә, тышкы якта да ишекләрне күмәк куйдыру белән шөгыльләнми. Милек хуҗалары андый карарларны мөстәкыйль кабул итә. Искәрмәдәге салым түләүче номеры буенча без РФ Салым хезмәтенең рәсми сәхифәсеннән ул кәгазьләрне таратучыны табарга тырышып карадык. Анда күрсәтелгән оешма Уртак дәүләт хокукый затлар исемлегендә теркәлмәгән булып чыкты.

Хөрмәтле туймазылылар! Нинди дә булса шик туса, үзегезнең идарәче компаниягә шалтыратыгыз – аның телефоны торак-үткәргечләр хуҗалыгы хезмәте өчен түләү-исәпләшү кәгазьләрендә күрсәтелгән.
Читайте нас