Туймазы хәбәрләре
+21 °С
Облачно
Новости
19 Января 2018, 14:56

Пневмония ютәлсез дә була

Авыруның төп билгеләре – тын кысылу, буылу

Авыруның төп билгеләре – тын кысылу, буылу

– Быелгы кыш башыннан “пневмония”, аскы тын юллары ялкынсыну диагнозы белән 59 кеше эләкте безгә – диде Туймазы үзәк район хастаханәсе терапия бүлекчәсе мөдире Михаил Павлов. – Шуның икесе авыруны вакытында дәваламыйча, өзлегүгә юл куйган. Аларны коткарып кала алмадык. Шуңа карамастан, озак еллар дәвамында беренче тапкыр яңа ел каникулында безнең бүлекчәдә буш койка-урыннар булды. Әле пневмония бүлекчәсендә 12 кеше дәвалана. Мин моны кешеләрнең үз сәламәтлегенә игътибарлырак була башлавы һәм сулыш әгъзалары көйсезләнә башлагач та, үзаллы дәвалану белән шөгыльләнмичә, табибларга мөрәҗәгать итүе белән аңлатам. Яңа елда бу яхшы гадәт сакланса, бик әйбәт булыр иде.
Гадәттә пневмония бактерияле инфекция эләктерү нәтиҗәсе ул (аннан күбрәк өлкәннәр иза чигә). Аннары – вируслар (еш кына балалар авырый).
Бактерияле пневмония вакытында кеше бик нык калтырана, тирли, сулышы ешая, пульсы көчәя. Көчле ютәл вакытында яшькелт яисә кызгылт-сары, кайчак канлы какырык бүленеп чыга.
Вируслы пневмония белән авырганда ешрак коры ютәл төшә, тыныч халәттә дә тын кысыла, баш һәм мускуллар авырта. Температура 38-39 градуска күтәрелә. Аны төшерү авыр, махсус дару эчкән очракта да тиз арада тагын күтәрелә ул.
Әмма пневмония вакытында һәрвакыт ютәл төшмәскә дә мөмкин. Тирән сулыш алганда күкрәк куышлыгы авырту, шулай ук тиз ару, талчыгу, хәлсезлек күзәтелә, тамакка ризык үтми, йокы тынгысыз була.
Пневмония эләктерү хәвефе күбрәк дәвамлы йөрәк авырулары, дәвамлы бронхит, дәвамлы борын-тамак инфекциясеннән иза чиккән, үпкәләре тумыштан авыру, озак вакыт урын өстендә яткан зәгыйфь, ябык пациентлар, шулай ук өлкәннәргә яный.
Тәмәке тарткан һәм исерткеч эчемлекләрне күп кулланган кешеләр пневмонияне тиз йоктыра. Чөнки никотин һәм хәмер парлары бронхларның лайлалы тышчасын зарарлый, инфекция керү һәм үрчү өчен уңайлы мохит тудыра.

Читайте нас