Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Облачно
Новости
18 Января 2018, 06:50

Президентлыкка кандидат

Владимир Путинның сайлау штабы кимендә бер миллион имза туплаган

Владимир Путинның сайлау штабы кимендә бер миллион имза туплаган
16 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча, Владимир Путинны Президент вазифасына тәкъдим итү өчен 1 миллион 1 мең 459 имза җыелган. Закон буенча, үзен үзе тәкъдим иткән кандидатны теркәү өчен 300 мең имза да җитә, югыйсә.
Имза җыюны туктатмаска һәм теләгән һәркемгә кандидатны хуплау мөмкинлеге бирергә карар ителгән. Путин штабының бу юнәлештә эшчәнлеген 5 гыйнварда гына башлавын исәпкә алсак, бер миллионлык нәтиҗәгә нибары ун көндә ирешелгән.
Читайте нас