Туймазы хәбәрләре
+26 °С
Ясно
Новости
15 Января 2018, 07:14

Җәяүле реанимациягә эләккән

«Форд» микроавтобусына идарә иткән 65 яшьлек якташыбыз юлны тыелган урыннан кичкән 33 яшьлек җәяүлене таптата.

Пәнҗешәмбе, 11 гыйнварда, көндезге сәгать 2ләр тирәсендә, автовокзал янында, «Форд» микроавтобусына идарә иткән 65 яшьлек якташыбыз юлны тыелган урыннан кичкән 33 яшьлек җәяүлене (Райман авылыннан) таптата. Каты җәрәхәтләнгән хатын-кыз Туймазы үзәк район хастаханәсенең реанимация бүлекчәсенә озатыла, – дип хәбәр итте ДЮХИИ бүлекчәсенең юл-хәрәкәт хәвефсезлеге инспекторы Алсу Хәлиуллина.
Читайте нас