Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
4 февраль 2021, 12:07

Хәбәрчебезнең коронавируска каршы прививка ясату кыйссасы

Хезмәттәшебез күмәк вакциналауны көтеп алып, «Спутник V»ны үзендә сынавы турында бәян итә

Имеш-мимешләр артык күп булу сәбәпле, күпләр коронавирустан вакцина ясатуга шикләнеп карый һәм аның сәламәтлек өчен зыяныннан курка. Мәсәлән, бервакыт аның яман шеш, түлсезлеккә китерүе турында яздылар, югыйсә, анда әле прививка ясала башламаган да иде. Препарат керткәндә безне яшерен генә чиплыйлар икән дә дип куркыттылар. Хәбәрчебез коронавирус-ка каршы прививка ясатырга карар итте һәм 1нче дәваханәгә юлланды.
Баштан ук кисәтеп куям: мин сезне уңайлы очрак чыгу белән дәваханәгә йөгерергә һәм укол таләп итәргә өндәмим. Шулай ук сез миңа иярмәгез дә дип әйтмим. Моны һәркем үзе хәл итә. Әмма бөтен галәмне үрә бастырган бу авыруны ихтирам итәм, ягъни аңардан куркам. Байтак танышым кичерде аны, һәм аларның җәмәгать челтәрләрендәге язганнары борчуга салды.
Гомумән, мин күмәк вакциналауны көтеп алдым. Хәтта ихтимал тискәре якларыннан да курыкмадым. Әмма шулай да ИВЛда берничә атна ятканчы, берничә көн температура белән утыру җиңелрәк.
Бәхеткә, 52 яшемдә сәламәтлегемдә җитди тайпылышлар юк. Бу мөһим, чөнки ковидтан вакцина ясатырга ярамаган авырулар исемлеге бар.
Прививка ясау кабинетында температураны, пульсымны үлчәделәр, кандагы кислород күләмен тикшерделәр. Барысы да яхшы иде. Аннары анкета тутырдым. Ул шактый күләмле. Ковид билгеләре юкмы, күптән түгел кискен тын юллары авырулары үткәрмәгәнменме, аутоиммун, йөрәк авырулары, аллергия, диабет юкмы, медицина препаратлары кабул итмимме? Мин шушы сорауларга җавап бирергә тиеш идем. Консультация прививкага караганда күбрәк вакытны алды.
Кулбашыма “Гам-КОВИД-Вак” (шул ук “Спутник V”) препараты керттеләр. Кичкә бераз температура күтәреләчәген һәм хәлем начараячагын кисәттеләр.
Шулай булды да. Кулбашыма сукканнармыни! Кичкә температура 37,3кә күтәрелде, буыннар һәм билем сызлады. Икенче көнне кичкә бераз хәлсезлек тойдым. Медик-лар аңлатуынча, бу минем күзәнәкләр эчендәге нәни дусларым организмдагы зарарлы чит күзәнәкне танырга өйрәнә. Дөресрәге, аңа охшаш хәвефсез күзәнәкне.
«Сине пәрдә артындагы дөнья хөкүмәте чиплады», – дип язды миңа кайбер танышым, җәмәгать челтәрләрендә прививка турында сөйләгәч. Берничә көн дәвамында миемә күзгә күренмәгән хакимнәрдән бернинди дә әмер килмәде. Хәлсезлек ике тәүлеккә сузылды, өченче тәүлектә мин үземне гадәттәгечә хис итә идем.
— Өч атнадан нәтиҗәне беркетү өчен икенче тапкыр вакциналанырга кирәк, – дип кисәтте 1нче дәваханәнең терапия бүлекчәсе мөдире Алмаз Хәбибуллин. – Шушы вакыт дәвамында коронавирус-тан сакланырга, битлек кияргә, кеше күп җыелган урыннарга йөрмәскә тырышырга кирәк.
Прививка ясатуымның икенче атнасы тәмамлана. Икенче уколны курыкмыйча кадатачакмын.

Читайте нас: