Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
1 февраль 2021, 11:35

700 грамм гомер

Утыз ел эшләү дәверендә неонатолог Рима Муллагалиева бик кечкенә авырлык белән туган байтак баланы коткарып калган

Туймазы районында соңгы 30 елда дөньяга килүчеләрнең 80 проценты табиб-неонатолог Рима Муллагалиева кулы аша узган. “Аның турында язсагыз иде. Рима Рәис кызы – Туймазы сабыйларының яклаучы-саклаучысы ул”, – дип мөрәҗәгать итте редакциягә гәзит укучыларыбыз.
Рима Муллагалиева белән беренче очрашу билгеле сәбәп нәтиҗәсендә кичектерелде. Чөнки ике тәүлек дәвамында яңа туган сабый гомере өчен көрәшкән ул. Балага ике тапкыр кан бирергә, катлаулы тикшерүләр үткәрергә, сабыйның яшәү өчен мөһим әгъзаларын минут саен күздә тотарга туры килгән.
— Алып калалдык – хәле бераз яхшырды, реанимобильдә Уфага күчердек, сабый анда аерым күзәтү астында булачак, – ди бала тудыру йорты җитәкчесе, үзәк район хастаханәсе баш табибы урынбасары Алла Ильясова.
Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының йөклеләрне маршрутлау турындагы карарына ярашлы рәвештә, соңгы елларда хәвеф төркеменә караган булачак аналарны Уфага җибәрәләр. Беренче чиратта, вакытыннан алда бала табучыларны яисә экстрагениталь патологияле, йөклелеге катлаулы узган хатын-кызларны.
— Ана карыны булачак сабый өчен иң ышанычлы һәм хәвефсез транспорт дип исәпләнә. Әмма кайчак сабыйлар дөньяга көтмәгәндә туа, аерым игътибар һәм табиб-неонатолог ярдәменнән башка булмый, – дип өсти Алла Геннадьевна.
Өч ел элек Муллагалиевага 700 грамм гына булып туган баланы алып калырга туры килгән. Моңа 39 тәүлек таләп ителгән! Шушы дәвердә табиб һәрвакыт сабый янәшәсендә була, аны алыштыручы табылмый чөнки. Неонатолог – сирәк очраучы белгеч ул.
Рима Рәис кызының эш көне яңа туган балаларны тикшерүдән башланып китә. Көн саен ул аларның йөрәк эшчәнлеген, сулыш алышын, кан басымын, рефлексларын һ.б. тикшерә. Күрсәткечләрнең берсе генә булса да тәртиптә түгел икән, сабыйга аеруча зур игътибар бүленә.
— Утыз ел элек, мин Туймазы бала тудыру йортында эшли башлаганда, без кислород мендәрчекләрен үзебез белән йөртә, башта аларга кислород тутыра идек. Хәзер бездә катлаулырак җиһазлар бар. Шулар исәбендә – үпкәләрне ясалма җилләтү, сабыйның яшәү өчен мөһим әгъзаларын күзәтү җиһазлары, лаборатория диагностикасының яңа ысуллары, – ди Рима Рәис кызы.
Неонатолог сүзләренә караганда, 30 елда бала тудыру эшендә мондый алга китеш Туймазы районында яңа туган сабыйларның үлем очракларын сигез тапкыр киметү мөмкинлеге биргән. Әйткәндәй, былтыр Туймазы бала тудыру йортының үзендә бер сабый да үлмәгән. Табиб-ветеранның өлеше зур монда.
Соңгы елларда ул неонатолог булып эшли башлаган чорга караганда абсолют сәламәт балалар сирәк туа.
Табиблар моны бала табу яшендәге хатын-кызларның сәламәтлеге какшауга бәйли – булачак әниләрнең бала табу әгъзалары сәламәтлегенә игътибарсыз мөнәсәбәте, тормыш рәвеше, экология сәбәпче моңа. Нәтиҗәдә аларның начар гадәтләргә һәвәслеге, бала табарга соң карар итүе, җенси партнёрларын еш алыштыруы өчен балалары иза чигә.
Бүгенге көндә Рима Рәис кызы – районда бердәнбер неонатолог: хезмәттәше декрет ялында. Табибларның яңа буыны исә бу юнәлешне сайларга атлыгып тормый: авыр, куркыныч, җаваплылык артык зур. Әмма эше ничек кенә авыр булмасын, Муллагалиева беркайчан да аны ташларга уйламаган.
— Мин табигатем буенча бер генә гашыйк булам. Үткәнгә кайтсам да, кабат шушы һөнәрне сайлаячакмын, – ди Рима Рәис кызы.
Читайте нас: