Туймазы хәбәрләре
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
26 гыйнвар 2021, 17:27

Уңайлы медицина ярдәме

Покровкада күптармаклы фельдшер-акушер үзәге ачылды

ФАПлар “ашыгыч ярдәм” барып җитә алмаган, кайбер авыллардан якындагы хастаханәгә кадәр ара дистә километрлап тәшкил иткән, юлсыз биләмәләрдә мөһим урын били. Инфаркт яки инсульт ише диагнозлар очрагында табиб ярдәме тиз арада күрсәтелү аеруча әһәмиятле.
Башкортстанда «Сәламәт-лек саклау” гомумдәүләт проекты бурычларын тормышка ашыручы “Беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү системасын үстерү” проекты кысаларында авария хәлендәге фельдшер-акушер үзәкләрен һәм авыл табибы амбулаторияләрен яңага алыштыру дәвам итә. 100-200 кеше яшәгән авылларда бу эш беренче чиратта башкарыла.
Шушы көннәрдә Пок-ровка авылында яңа ФАП ачылды. Имангулдагыдан кала, районда икенче модуль ФАПы бу.
Заманча ФАП барлыкка килү уңаеннан халыкны район хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов котлады. Ул медикларга пандемия чорында фидакарь эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде, киләсе ике елда районда сафка бастырылачак медицина объектлары турында сөйләде.
Район башлыгы респуб-лика һәм муниципалитет өчен шәһәр дә, бәләкәй авыллар да бертигез мөһим булуын ассызыклады. Шуңа күрә Туймазы авылларында ФАПларны яңарту дәвам итәчәк.
Туймазы үзәк район хастаханәсе баш табибы Зәбир Гыйздәтуллин февральдә яңа ФАПта тар белгечләрнең күчмә бригадасы кабул итәчәген хәбәр итте. Димәк, авыл халкы сәламәтлеген җентеклерәк тикшертә алачак.
― Яраткан фельдшерыбыз Елена Казакова уңайлы шартларда эшләячәгенә без бик шат, – диде Покровка авылы старостасы Татьяна Соловьёва. – Елена Александровна һава торышына карап тормастан, елның теләсә кайсы мизгелендә безгә ярдәмгә ашыга, покровкалыларга гына түгел, күрше Дарвино һәм Ташкичү авыллары халкына да җәяүләп йөгерә.
ФАП мөдире Елена Казакова да өй котлатуга бик шат. Беренче чиратта пациентлары өчен куана ул. Елена Александровна төбәк халкы белән 33 ел эшли инде. Намуслы хезмәте өчен “БРның сәламәтлек саклау отличнигы” исеменә, пациентлары, хезмәттәшләре һәм Туймазы үзәк район хастаханәсе җитәкчеләренең ихтирамына лаек булган. Шушы авылларда яшәүче өч йөз кешенең чиреге – пенсия яшендә. Димәк, алар даими медицина ярдәменә мохтаҗ.
Коронавирус эпидемиясе нәтиҗәсендә фельдшерның да эше арткан. Чөнки авыл медикларының күбесе кебек үк “ковид” диагнозы күзалланган авыруларның өенә беренче булып ул бара. Шуңа күрә Казакова үзәкнең яңа җиһазына, шул исәптән пульсоксиметр һәм кислород ингаляторына аеруча шат.
60нчы еллар башында төзелгән элекке ФАПта нибары ике бүлмә булган. Елена Александровна анда пациентларны да кабул иткән, медицина процедуралары да үткәргән. Бинада су да, канализация дә булмаган. Яңа үзәктә барлык уңайлыклар бар, бинага керү юлы һәм санүзәк сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән кешеләр ихтыяҗларын исәпкә алып җиһазланган.
ФАПка су һәм канализация муниципалитет акчасына үткәрелгән, биләмә төзекләндерелгән. Авыл халкы Төмәнәк авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Фәрит Шаһиев белән берлектә үз өлешен керткән: иске бина сүтелгәч, биләмәне тазарткан алар.
Читайте нас: