Ул Луначарский урамындагы 41нче йортта урнашкан һәм дүшәмбедән алып җомгага кадәр 9.30-18.30 сәгатьләрдә (төшке ял белән) эшли. Биредә халыкның ташламалардан файдаланучы катламы хезмәтләндерелә башлады – йөкле хатыннар, бала имезүче әниләр, өч яшькәчә баласы булган ишле гаиләләр бу. Шулай итеп, муниципалитетта мондый үзәкләр дүртәү хәзер. Икесе Туймазыда, берәр үзәк Кандра һәм Серафимовкада урнашкан.