Туймазы хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
19 гыйнвар 2021, 17:20

«Спутник V» орбитага чыга

Илебездә коронавируска каршы күмәк вакциналау башланды

Бу атнада бөтен ил буенча коронавируска каршы күмәк вакциналау башланды. Республикада миллионнан артык кешегә прививка ясау күздә тотыла. Хәзерге вакытта 14 меңнән артык доза «Спутник V» вакцинасы килгән, прививка табибларга, укытучыларга, җәмәгать, полиция хезмәткәрләренә ясала. Башкортстанда да, Русиядә дә иммунлаштырганнан соң аянычлы нәтиҗәләр һәм үлем очрак-лары күзәтелми.
Безнең районда COVID-19га каршы дүрт йөзләп кеше прививка ясаткан. Без алардан шәхси тәҗрибәсе һәм тәэссоратлары белән уртаклашуны үтендек – ничек үтте?
Туймазы үзәк район хастаханәсе эпидемиологы Наил Дәүләтханов коронавируска каршы прививканы беренчеләр исәбендә 21 декабрьдә ук ясаткан. Ясатырга, ясатмаска дигән шик булмады, ди. Наил Рәшит улы гомер буе төрле йогышлы авырулар белән эш итә, вакцинаның ничек ясалуын, аларның тәэсирен белә.
— “Үтерелгән” вирус белән прививка ясатуның бер куркынычы да юк. Моннан тыш, мин ел дәвамында коронавирус белән авыручыларның изалануына, озаклап терелүенә шаһит булдым. Шушы мәшәкатьләрдән арынасым килде, – ди эпидемиолог. – Температура күтәрелү, калтырану яки баш авырту күзәтелмәде. 21 көннән соң икенче укол ясадылар, хәлем элеккечә яхшы.
Физәлия Садрыева, Туймазы 1нче дәваханәсе мөдире:
— Күмәк иммунитетка ия булмыйча, без ковидтан арына алмаячакбыз. Моның өчен халыкның күпчелек өлеше я авыруны кичерергә тиеш, я прививка ясатырга.
Хезмәт бурычым буенча мин дәваханәнең “кызыл төбәге”ндә эшлим. Анда коронавирус йоктыру берни тормый. Шуңа күрә авырмыйча, шушы вируска каршы прививканы көтеп алуыма шатмын.
Беренче уколны җиңел кичердем. Вакцина ясаткан көннең кичендә генә бераз хәлсезлек тойдым, иртәнгә хәлем яхшырды. Икенче уколны шушы көннәрдә кадатачакмын. Хәзер инде үзем өчен дә, якыннарым өчен дә җан тыныч, чөнки аларга авыру алып кайту ихтималы зур иде.
Рөстәм Салихов, Туймазы 4нче мәктәбе директоры:
— Мин ир кеше, укытучы, шуңа күрә башкаларга уңай үрнәк күрсәтергә тиеш. Коронавируска каршы күмәк вакциналану ярдәмендә көрәшергәме? Димәк, мин анда катнашырга бурычлы – прививка кабинетына беренчеләрдән барачакмын.
Беренче уколны декабрь азакларында ясаттым. Икенче көнгә температура 37,2гә күтәрелде, иртәнгә 36,6 иде инде. Башка уңайсызлыклар сизелмәде. Икенче укол гомумән сиздерми генә үтте.
Читайте нас: