Туймазы хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
19 гыйнвар 2021, 17:31

Ковидка каршы паспорт ташламалардан файдалану хокукы бирәчәк

Башкортстанда ковидка каршы паспорт кертеләчәк. Аны коронавируска каршы вакциналанган, шулай ук COVID-19 белән авырган һәм антитәнчекләргә ия булган кешеләр алачак.

Паспортка ия кеше эпидемиягә каршы көрәш чаралары кысаларында чикләнгән гамәлләр ирегенә, кайбер ташламаларга ия булачак. Проектның оператор бурычын Башкортстанның Санлы үсеш министрлыгы үтәячәк – паспорт санлы, QR-код төрендә булачак. Аны алу өчен дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта теркәлү зарур.
Вакциналанган кеше спектакльләргә, концертларга, киноларга, спорт чараларына йөри алачак – тамашачыларның 30% квотасы кысаларында түгел, аннан тыш. Кайбер кибетләр проект партнёрына әвереләчәк һәм QR-код буенча катнашучыга ташлама ясаячак. Паспортка ия кешеләр фитнес-үзәкләргә, санаторийларга, сәяхәтләргә каршылыксыз йөри алачак. Укытучыларга акчалата хуплау һәм өстәмә ял көннәре тәкъдим ителәчәк. Прививка ясаткан 65 яшьтән өлкән кешеләр барлык чикләүләрдән азат ителәчәк. Бу проект февраль башында тормышка ашырылачак дип күзаллана.
Фото: www.utv.ru
Читайте нас: