Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
11 гыйнвар 2021, 13:40

Бригада, ярдәм кирәк!

Бәйрәмнәрдә “ашыгыч ярдәм” табибларының эше арта

Яңа ел каникулы тәмамлана һәм “Ашыгыч ярдәм” табиб-лары җиңел сулап куя. Чөнки халык ял иткәндә һәм күңел ачканда алар өчен, киресенчә, кызу чор башлана. Кызганычка, кайсы гына бәйрәмне алма, ватандашлар өчен ул сәламәтлек, хәтта гомер өчен хәвефлегә әверелә: кешеләр артыгын ашый, эчә, җәрәхәтләнә. “Туймазы хәбәрләре” хәбәрчесе берничә сәгатен фельдшерлар Гөлназ Хәсәнова белән Нурисә Гыймадиева эшләгән “ашыгыч ярдәм” бригадасы исәбендә үткәрде.
Хәмер һәм бирәнлек корбаннары
Бу ханымнар даими рәвештә Яңа елны “хәрби постта” үткәрә. Быелгы бәйрәм дә аерма түгел: Гөлназ Флүр кызы 31 декабрьдә эшләсә, Нурисә Рәшит кызы аны
1 гыйнварда алыштырган.
— Яңа елны һәрчак борчылып каршы алабыз, – ди алар. – Чөнки якташларыбызның күпчелеге бу бәйрәмне маҗарасыз, мәдәниятле итеп билгели белми. Димәк, көтелмәгән хәлләр дә җитәрлек.
Күпләренең бу көннәрдә хәвефсезлек төшенчәсе юкка чыга. Югыйсә, барысы да үзенең озайлы авыруларыннан хәбәрдар. Шуңа карамастан, башта иске елны корпоративларда озата, аннары гаиләсе белән киләсе елны каршы ала. Анда исә (шунсыз булмый, әлбәттә) мулдан әзерләнгән майонезлы салатлар, майлы ризык. Нәтиҗәдә ашказаны-эчәк системасы бу кадәр азык һөҗүменә түзми, гастритлар кискенләшә, холецистит, панкреатит кузгала, халык тизрәк “03”кә шалтырата.
Тагын бер баш бәласе – алкоголь һәм аны куллану нәтиҗәсе. Даирә киң: гипертония белән тахикардиядән башлап, туңу һәм сугышуга кадәр. Бу тарафта даими клиентларыбыз да бар. Фамилияләрен атау белән юлга кузгалабыз, чөнки адресларын яттан беләбез.
Гаделлек өчен табиблар бу юлы Яңа ел һәм киләсе каникул чагыштырмача тыныч үтүен билгели. Югыйсә яңа ел төнендә “Ашыгыч ярдәм”гә кимендә 180 чакыру килгән. Моны коронавирус эпидемиясе белән аңлаталар. Ни дисәң дә, халык күпләп җыелмый, корпоративлар да бик аз булган.
Икенче бәла исә юкка чыкмаган. Сүз кулда килеш яки аяк астында шартлап, биткә яки күзгә тигән петардалардан җәрәхәтләнү һәм пешү турында бара. Тау шуу – табиблар өчен шулай ук бер мәшәкать.
— Бу тауларда күпме кул-аяк, умыртка баганасы тайган, сынган, баш мие җәрәхәтләре алынган – исәбе-саны юк, – дип зарлана кызлар. – Хәвеф төркеменә беренче чиратта балалар эләгә: өлкәннәр егылганда аларны үз авырлыгы белән изә дияргә була. Шуңа күрә яңа ел төнендә Октябрь мәйданында һәрвакыт “ашыгыч ярдәм” машинасы кизү тора. Кемгәдер урында ярдәм күрсәтелә, бәгъзеләрен тимер юл аръягына кабул итү бүлекчәсенә алып китәбез.
— Мин эшләгән дәвердә яңа ел төнендә иң куркыныч вакыйга берничә ел элек булды – егет кеше үз-үзенә кул салган, – дип искә ала Гөлназ Флүр кызы. – Тирә-якта бәйрәм, петардалар шартлый, салют атыла. Монда исә шундый хәл. Без үзебез әни, минем өч бала, Нурисәнең икәү. Шуңа күрә яшьләрнең һәлакәтен әле дә авыр кичерәбез, кабул итә алмыйбыз. Һәркайсыбыз биредә 20шәр ел эшли, күпне күрергә туры килде, әмма барыбер «калын тирегә» ия булалмадык.
Бәйрәмнән тыш вакыйгалар
Медиклар хикәятен тәмамлауга, хәбәр килә – Чапаев урамындагы җәяүлеләр кичүендә 11 һәм 12 яшьлек ике үсмер кызны бәрдергәннәр. Безнең бригада, машинага төялеп, юл-транспорт казасы урынына ашыга. “Ашыгыч ярдәм” машинасы күләмлелеге нәтиҗәсендә тоннель аша чыгалмый, шуңа күрә шофёр Рамил Зиннәтуллин, махсус сигналларын кабызып, урау юлдан китә.
Юл уңаенда әңгәмәне дәвам итәбез. Кызларның сүзләренә караганда, быел сәгать сукканнан соң беренче чакыру шактый соңарган. Бу кагыйдәдән тайпылу – ашыгыч ярдәм табиблары күп очракта илебез Президенты чыгышын машинада тыңлый. Бу юлы исә сигез бригада да базада җыелган! Чакыруга Гөлназ Хәсәнова чыгып китте – нәни туймазылының эче авырта. Ул сабый белән аның әти-әнисен дежур хирургка алып килде. Аннары чакырулар тынмады.
Нурисә Гыймадиеваның да быелгы беренче сменасы нәтиҗәле узган. Монда эчеп исерү дә, кан басымы, тән температурасы күтәрелү дә бар. Соңгы чакыруга ул хәзер “модага кергән” махсус саклану кос-тюмыннан юл тотты.
— Безнең өчен көндәлек костюмга әверелде инде алар, – дип моңсу гына елмая Нурисә Рәшит кызы. – Аларны үткән елның мартыннан бирле киябез. Коронавирус афәте безгә мәшәкать өстәде.
Әңгәмә корган арада машина безне каза урынына китереп тә җиткерде. Фельд-
шерлар кызларны баштан-аяк карагач, җиңел сулап куйды – сынган җирләре юк, башларына зыян килмәгән. Кызлар бәрелгән-күгәргән урыннар һәм курку белән генә чикләнгән. Шуңа карамастан, ашыгыч ярдәм фельдшерлары аларны кабул итү бүлекчәсе табиб-ларына күрсәтергә карар итә. Туганнары белән бергә Туймазы үзәк район хастаханәсенә алып китәбез. Кызлар юл уңаенда ахирәтләренә шалтыратып, вакыйганы түкми-чәчми сөйләп бирергә өлгерә.
Базага кайтабыз. Әзрәк хәл алырбыз, чәй эчәрбез дип уйлыйм. 12 сәгатьлек смена артта калды, янәсе. Кая инде! Чакыру карталарын тутырасы, мәгълүматны компьютерга кертәсе бар икән әле... Боларны башкарып чыгуга диспетчер тавышы килә: “Беренче бригада, ярдәмгә!” Без исә авыр чемодан белән кардиографны эләктереп, кабат машинага таба йөгерәбез.
80не куган өлкән яшьтәге апа янына кузгалабыз. Ул гипертоник, әмма кан басымы төшеп китү сәбәпле, бүген “ашыгыч ярдәм”не икенчегә чакыртуы инде. Пациентның хәле авыр. Хәлсез, укшый, башы әйләнә. Фельдшерлар ЭКГ төшерә, сатурацияне тикшерә, кан басымын үлчи. Авыруга кабул итү бүлекчәсенә барырга тәкъдим итәләр. Аны дежур табиб карарга тиеш. Ул баш тарта. Бәйрәм көннәрендә хастаханәдә бер кеше дә юк, янәсе. Аңа сабыр гына аңлаталар: хастаханәдә кизү торучы бригада бар, аңа тиешле ярдәм күрсәтеләчәк. Нәтиҗәдә табиблар сүзенә колак салып, ханым кабул итү бүлекчәсенә барырга була. Юл уңаенда фельд-шерларга бар күңелен бушата ул, кызлар исә үз чиратында дарулар белән генә дәвалап калмый, җылы сүзе белән дә юата аны.
Ә мин исә бу гүзәл зат вәкилләренең сабырлыгына, зирәклегенә таң калып утырам! Аларга да авыр, куркыныч була бит, тик табиблар каушап калмый. Чөнки ашыгыч ярдәм хезмәтенә ярдәм итү һәм коткару өчен киләләр. Һәм, бернигә карамастан, алар моңа ирешә.
Диана НАСЫЙБУЛЛИНА
Читайте нас: